Чаллыда 14 яшьлек кыз мәктәпнең 3нче катындагы бәдрәфе тәрәзәсеннән сикергән. Әлеге хәл 11 гыйнвар көнне булган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.
8 сыйныф укучысының сикергәннән соң аягы сынганлыгы ачыкланган, аны хастаханәгә озатканнар. Кыз Тукай районыннан килеп укый торган булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез