Хуҗасы машинасын бер ай чамасы вакытка парковкага калдырган булган. 19 яшьлек егет шуннан файдаланган. Угры, чит мөлкәткә кул сузганчы, иң элек машинаны буяган, аккумулятор куйган, көпчәкләрен тутырган да, ачкычын табып, руленә утырып киткән. Моннан тыш, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең туктату ихтималын күздә тотып, машинаны сатып алу турында ялган килешү ясаган.
Автомобильне шул тирәдәге башка парковкада табып, хуҗасына кире кайтарганнар. Ир-ат китерелгән зыянны 100 мең сум белән бәяләгән. Шикләнелүче шәһәрдән чыгып китмәү шарты белән әлегә өендә утыра.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез