Әлеге вакытта иң зур ярдәмне Азнакай районының Әгерҗе авылы алды – аның өчен 800гә якын тавыш бирелде. Тавышлар саны буенча лидерлар өчлегенә шулай ук Яңа Чишмә районының Зирекле авылы һәм Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылы керә.
Тавыш бирү «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы һәм «Мәгълүмат икътисады» илкүләм проекты кысаларында уза. Халыктан килгән җаваплар интернет иң беренче чиратта кайда кирәклеген билгеләргә ярдәм итә. Шул мәгълүматларга нигезләнеп, Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы мобиль элемтә кертеләчәк торак пунктларның йомгаклау исемлеген төзиячәк.
Алдагы сайлау нәтиҗәләре буенча, ТР Цифрлы үсеш министрлыгы «Ростелеком» компаниясе һәм Т2 операторы белән берлектә, бу ел ахырына кадәр 79 авылда база станцияләрен эшләтеп җибәрәчәк. Гомумән алганда, федераль программа буенча 2022 елдан 2025 елга кадәр республиканың 274 торак пунктына мобиль интернет килде инде.
Татарстанда яшәүче теләсә кайсы балигъ булган кеше сылтама аша онлайн тавыш бирә ала. Төбәктә кеше теркәлгән теләсә кайсы торак пунктны – мәсәлән, туганнары яки дуслары яши торган авылны сайларга мөмкин. Шулай ук Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгына почта аша: 123112, Мәскәү шәһәре, Пресненская яр буе урамы, 10 йорт, 2 нче корылма адресы буенча хат җибәрергә була. Анда исем-фамилияне, даими теркәлгән адресны һәм интернет кирәк булган авылны күрсәтергә кирәк. Мондый хатка берьюлы берничә кеше имза куеп җибәрә ала, бу очракта һәркемнең тавышы исәпкә алыначак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез