Газетага язылу

Татарстанда 2656 фермер һәм 398 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар

Татарстанда кече хуҗалыкларны үстерү турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бүгенгә республикада 2656 фермер һәм 398 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар, аларда республика терлекләренең өчтән бере асрала. Алар бәрәңге һәм яшелчәләрне төп җитештерүчеләр, аларда кече рәвешләр өлеше 75%тан артып китә.

Эш нәтиҗәләре күбесенчә җитди дәүләт ярдәменә бәйле. 2026 елга кече рәвешләргә турыдан-туры ярдәм күрсәтү тагын 300 млн сумга арттырылган һәм 1,8 млрд сум тәшкил итәчәк. Акчаларның шактый өлеше - 688 млн сум - шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә бүленә. Дәүләт ярдәменең төп өлеше сыерлар асрауга юнәлдерелгән.

Ярдәмнең иң нәтиҗәле төре - кече фермалар төзү. 2025-2026 елларда 94 млн сумлык дәүләт ярдәме белән 108 кече ферма төзелгән, шул исәптән Арча районында - 16, Алексеевск районында - 11, Чүпрәле һәм Чирмешән районнарында - 6ар ферма.

Быелдан үгезләр сатып алуга бер баш өчен 35 мең сум исәбеннән субсидияләр кертелгән, 1 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 15 баштан артык түгел. 1 сайлап алуга йомгак ясалды, 587 гариза буенча 34 млн сум үзләштерелгән, 1872 үгез сатып алынган. Кукмара, Балтач, Әлки, Әтнә, Мамадыш, Теләче районнары халык белән яхшы эшлиләр, алар бергәләп 1 меңнән артык үгез бозау сатып алганнар. Июнь азагында 11 млн сумлык калган акча буенча икенче этап игълан ителә.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәт

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре