Татарстанда Самара – Чаллы маршруты буенча хәрәкәт иткән шәһәрара автобус юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөртүче идарәне югалткан, автобус юл кырыена төшеп капланган.
Салонда барлыгы 46 кеше булган. Алар арасында ике йөртүче һәм ике бала да бар.
Медицина ярдәме сорап 15 пассажир мөрәҗәгать иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр арасында балалар юк. Өч кешенең хәле авыр дип бәяләнә.
Вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә коткаручылар, махсус техника һәм санитар авиация вертолеты җәлеп ителгән.
Хокук саклау органнары авариянең барлык шартларын ачыклый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез