Газетага язылу

Татарстанда 7 ай эчендә наркотикларга бәйле 3337 закон бозу очрагы ачыкланган

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре быел 7 ай эчендә наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә административ хокук бозуның 3337 очрагын ачыклаган.

Шуның 73 проценты наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга бәйле. Хокук саклау органнары ярты ел эчендә наркотикларга бәйле 1494 җинаять теркәгән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 50 процентка диярлек кимрәк. 514 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

Шуның 167се – наркотик саткан өчен. Наркотикларга бәйле җинаятьләрне асылда 18-24 яшь аралыгындагы яшь-җилкенчәк (гомуми санның 20 процентын тәшкил итә) һәм 25-29 яшьлекләр (16%) кыла. 5 проценты балигъ булмаганнарга туры килә. Хокук саклау органнары 119 кг тыелган матдәне законсыз әйләнештән алган. Шул исәптән үсемлек чыгышлы наркотикларны: 4 кг марихуана, 3 кг гашиш, 0,5 кг кокаин һәм барлыгы 96 кг синтетик наркотикны кулга төшергән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре