АИ – 92 күрсәтелгән вакыт аралыгында 1 сум 88 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 68,11 сумнан 69,99 сумга җиткән. АИ-95 бензины 1 сум 28 тиенгә артып, 73,85 сумнан 75,13 сумга кадәр җиткән.
Премиаль маркалы бензин исә (АИ-98 һәм югарырак) бары тик биш тиенгә генә арткан – литры элек 98,40 сум булса, хәзер 98,45 сум булган.
Дизель ягулыгы җиде тиенгә кыйммәтләнеп бәясе литры өчен 81,65 сумнан 81,72 сумга кадәр арткан.
Татарстанда бензинның уртача бәясе 1 сум 57 тиенгә арткан – литры 71,34 сумнан 72,91 сумга менгән.
Шулай да Татарстанда ягулыкка бәяләр Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булып калган. Идел буе федераль округы төбәкләрендә бензинның литры 74,27 сум, АИ-92 – 70,96 сум, АИ-95 – 76,77 сум, АИ-98 һәм аннан да югарырак – 98,93 сум, ә дизель ягулыгы – 83,79 сум.
Россия буенча бензин күрсәтелгән вакыт эчендә 1,7 процентка кыйммәтләнде, литр өчен 75,84 сумнан 77,31 сумга кадәр җитте. Дизель ягулыгы бәясе 1,9 процентка арткан, литры өчен түләү 91,21 сумнан 93,54 сумга кадәр җиткән. Россиядә бензинга бәяләр үсеше узган атнада акрынайды, ләкин шактый сизелерлек булып артып өлгерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез