Царево бистәсенә таба, Кощаково авылы тирәсендә, җәяүлеләргә юл аша чыгу өчен салынган җир өсте күпере җимерелеп төшкән. Бу хакта «Татар-информ» гадәттән тыш хәлне үз күзләре белән күрүчеләрнең мәгълүматларына таянып яза.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, конструкция кузовы күтәртелгән килеш хәрәкәт иткән йөк машинасы аңа килеп бәрелгәннән соң җимерелеп төшкән.
Зыян күрүчеләрнең бармы-юкмы икәнлеге ачыклана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез