Проектка инвестицияләр күләме – якынча 1 миллиард сум. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында бу атнада узачак “ТАЙМ” Россия-Һиндстан бизнес-форумына багышланган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
“Без хәзер Аюрведа үзәген төзү мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнәбез. Һиндстаннан партнер бар инде”, – диде ул. Талия Миңнуллина әйтүенчә, аюрведа үзәге – ул сәламәтлек үзәге, андыйлар бик аз. “Татарстанда мондый һиндстан үзәкләре гомумән дә юк”, – диде ул. Яңа үзәкне бер-ике елда төзеп бетерергә ниятлиләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез