Температура фоны нормадан ике-өч градуска артып китә – элегрәк белгечләр төбәк территориясендә температура фоны июнь уртасында нормадан бер градуска югарырак булыр дип көткән иде.
Якын көннәрдә Татарстан төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында булачак, әмма һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк: һава массасы җылы һәм тотрыксыз булып калачак.
Бүген, 16 июньдә, республика аша атмосфера фронты узачак. Ул үзе белән кыска вакытлы яңгырлар алып килә, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җил көчәеп, секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Көндез боз яварга мөмкин. һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез