Газетага язылу

Татарстанда автобус тракторга килеп бәрелгән

Бүген көндезге 12ләр тирәсендә Лениногорск районының Керкәле авылында авария булган. Бу хакта “Татар-информ” килеп туган хәлне үз күзләре белән күрүчеләр сүзләренә таянып яза.
Аларның әйтүенчә, пассажирлар төягән автобус Лениногорскига юл тоткан чагында юл кырыендагы тракторга килеп бәрелгән. Бәрелгәндә, автобустагы берничә кеше салон идәненә егылган.
Фотосурәтләрдән күренгәнчә, автобусның алгы өлешенә нык зыян килгән. Бер пассажир медицина оешмасына мөрәҗәгать иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре