Газетага язылу

Татарстанда авыл һәм шәһәр гаиләләренә бәйле кызыклы тикшеренү уздырылган

Татарстанда авыл җирендә яшәүчеләр арасында икедән артык баласы булган гаиләләр күбрәк. Шәһәр халкы арасында бер балалы яки баласыз гаиләләр ешрак очрый, дип хәбәр итте Казан федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы мөдире Татьяна Титова Татарстан Иҗтимагый палатасындагы түгәрәк өстәлдә. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Бүген Татарстан Республикасында ике балалы гаилә идеалы киң таралган, шул ук вакытта, шәһәр һәм авыл кешеләре арасында репродуктив юнәлештә аермалар бар. Гаиләдә балалар саны турындагы сорауларга респондентларның җавапларын анализлаганда шәһәр һәм район халкы арасында шактый аерма ачыкланды: авыл кешеләре арасында – ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, шәһәр кешеләре арасында бер балалы яки баласы булмаган респондентлар саны күбрәк», – диде Титова.

Аның сүзләренчә, тикшеренү шулай ук белем дәрәҗәсе һәм балалар булу арасындагы бәйләнешне дә ачыклаган. Балалары булмаган респондентлар арасында югары белемле кешеләр күбрәк, ә өчтән артык баласы булганнар арасында урта белемле кешеләр өстенлек итә. Шул ук вакытта бер, ике яки өч бала булу белем дәрәҗәсенә бәйле түгел, дип хәбәр итте Титова.

Ул шулай ук шәһәрләрнең медицина, мәгариф һәм социаль инфраструктурасы алга киткән булуга карамастан, туучылар саны артмавын билгеләп үтте. Антрополог фикеренчә, бу хәзерге ата-аналарның һәр баланы тәрбияләүгә һәм үстерүгә торган саен күбрәк ресурслар сарыф итүе белән бәйле, шуның аркасында күп бала табуга омтылыш кими.

Докладчы шәһәр мохитендә хатын-кызлар күбесенчә белем алырга, тормышта үз юлын, үз һөнәрен табарга, ә аннары гаилә корырга омтыла, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу туучыларның потенциаль санын киметә.

Татарстан халкының социаль портретын тикшерү 2024-2025 елларда үткәрелгән. Анда 1,5 мең кеше катнашкан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре