«Алты атна эчендә ярминкәдә 542,5 тонна шикәр кайтарылган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 52 процентка күбрәк: 253,5 тонна он – 22 процентка, шулай ук 853,6 мең тонна йомырка 3,3 процентка күбрәк. Шул ук вакытта соңгы ике атнада он һәм йомырка китерү күләме көзге ярминкәләр башланганнан бирле максималь күрсәткечләргә җитте», – дип сөйләде ул.
Җәббаров сүзләренчә, башка социаль әһәмиятле продуктлар белән тәэмин итү дә арттырылган. Әйтик, сыер ите – 17 процентка, казылык эшләнмәләре – 24 процентка, ат һәм сарык ите – 53 процентка, каты сырлар – 22 процентка арткан. «Кәбестә, кишер, башка яшелчәләр, ярмалар, бал һәм сөт китерү күләмнәре арттырылды», – дип ассызыклады ул.
Ярминкә көннәрендә китерелгән продукциянең гомуми бәясе 743,7 млн сум тәшкил иткән.
Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән алып 27 декабрьгә кадәр дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез