Кыяр – Татарстанда бер атна эчендә бәяләр үсеше буенча лидер. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Яшелчә 20%ка кыйммәтләнгән, килограммы 130,46 сумга кадәр җиткән. Кишер – 4,69% (46,92 сум), кәбестә - 3,64% (44,38 сум), бәрәңге - 3,68% (48,27 сум). Шулай ук балыкларга (3,37%, 334,83 сумга кадәр) һәм суытылган тавыкка ( 1,22%, 204,95 сумга кадәр) бәяләр арткан.
Помидорлар, киресенчә, килограммы өчен 2,07% ка арзанайган, 176,53 сумга кадәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез