Газетага язылу

Татарстанда бер ир-ат, квадроцикл сатып алмакчы булып, 150 мең сум акчасын югалткан

Түбән Камалда бер ир-ат, квадроцикл сатып алмакчы булып, 150 мең сум акчасыннан коры калган. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. Ир-ат интернет аша товар сатып алырга ниятләгән бер мәлдә мошенниклар корбанына әйләнүен белдергән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүче 22 мартта интернет челтәрендәге сайтта ташламалы бәядән квадроцикллар сату турында тәкъдимгә юлыккан. Сайтта үзенең телефон номерын калдырып, соңыннан мессенджер аша ниндидер бер хатын-кыз белән элемтәгә кергән. Икенче көнне аферист аңа сату-алу килешүе һәм түләү өчен реквизитлар юллаган. Ир-ат, аны-моны уйлап тормастан, банк бүлеге аша 150 510 сум күчергән.

Түләгәннән соң сатучы акчаның килүен раслап, товарның 9 апрельдә китереләчәген вәгъдә иткән. Ир-ат 6 апрельдә квадроциклның кайчанрак китереләчәгенә ачыклык кертмәкче булган, әмма сатучы белән элемтәгә керә алмаган. 7 апрельдән бирле сатучының телефонына шалтыратулар бернинди дә нәтиҗә бирмәгән.

Мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре