Казанның Салмачы бистәсендә бер хатын-кыз селәүсенне фотога төшергән.
Салмачы бистәсендә бер бакчачы хатын-кыз Кызыл Байрак белән Шаланга авылы арасында селәүсен күргән. Бу хәл Көек авылыннан утыз чакрым чамасы ераклыкта булган. Ерткычның, су яки азык эзләп, урманнан төшеп килүе булгандыр, күрәсең, дип яза “KazanFirst”.
Әлеге ерткыч гадәттә сак була, кешеләрдән ераграк йөрергә тырыша һәм ачык урыннарда бик сирәк күренә икән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез