Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Терлек азыгы әзерләү эшләре башланган, бүген 28 муниципаль районда терлек азыгы әзерләнә. 60 мең тонна сенаж һәм 2,5 мең тонна печән әзерләнгән.
Нотыкчы хәбәр иткәнчә, республикада зур инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә инвестицияләр күләме 1,6 млрд сум булган 3 мең башка исәпләнгән сөт комплексы төзү буенча колачлы проект гамәлгә ашырыла (Әтнә районы). Беренче чиратны сафка бастыру быел планлаштырылган.
Гомумән алганда, 5 ел эчендә тармакны модернизацияләүгә 211 млрд сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән. Гомуми куәте 68 мең баш булган 97 терлекчелек комплексы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, 147 млрд сумлык 17 мең берәмлек техника һәм җайланмалар сатып алынган. Республикага Идел буе федераль округындагы барлык капитал салуларның 25%ы туры килә.
Быел 3,8 мең башка исәпләнгән тагын 3 сөт комплексы эшли башлаган. Хәзерге вакытта республикада 38 инвестиция проекты гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә тора. Шулардан 2026 елда 19 объект үсеш ноктасы булачак, бу республикага сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сөтчелек комплексларыннан тыш, республикада терлекләрне симертү мәйданчыклары файдалануга тапшырылган, аларны төзү эшләре узган елда ук башланган иде.
Инвестпроектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Авылда тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына килгәндә исә, Татарстан аны гамәлгә ашыру буенча алдынгы төбәк булып тора.
Бу программаның 6 елында 2,5 меңнән артык объект төзелгән һәм модернизацияләнгән, 900гә якын гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез