«Быел республика территориясендә кече үлчәмле суднолар катнашында 7 һәлакәт теркәлде инде. Аларда 9 кеше һәлак булды», – дип белдерде ул, башка күзәтчелек ведомстволары белән берлектә үткәрелгән рейд турында сөйләгәндә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә белдерүләренчә, профилактик чара су транспорты белән идарә итү кагыйдәләрен тупас бозучы легаль булмаган компанияләр һәм судно йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Рейд нәтиҗәләре буенча 34 штраф салынган, ә 13 судно штрафстоянкага җибәрелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез