Газетага язылу

Татарстанда гриппка каршы прививка ясату башлана

1 сентябрьдә укулар гына түгел, ОРВИ һәм коронавирус инфекцияләре дә башланырга тора. Узган атнада гына да Татарстанда 5292 ОРВИ теркәлгән, әлегә грипп очраклары юк.

– Киләсе сезонда очрашырга мөмкин булган вирусларның штаммнары үзгәрде. Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцина яңартыла, киләсе атнада беренче партиясе килер дип көтәбез. Әлегә шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга киңәш итәбез, – диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Грипптан беренче прививканы йөкле хатын-кызлар, медицина хезмәткәрләре, балалар, студентлар, мәгариф һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре алырга хокуклы. Вакцина ноябрь ахырына кадәр өлешләп килеп бетәчәк. Хәзерге вакытта медицина учреждениеләрен прививка кампаниясенә әзерләү бара. Уку йортларында, хезмәт коллективларында фильтрлар үз эшен башлап җибәрәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре