Газетага язылу

Татарстанда һава температурасы +1 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанда алдагы көннәрдә, антициклон үтеп керү сәбәпле, явым-төшемсез салкын һава урнашачак.

Ялларда һәм киләсе атна башында төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +1...+7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +12...+18 градустан артмаячак. Бу чорда тәүлеклек уртача температураның нормадан 4-6 градуска кимрәк булуы көтелә.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, сишәмбе – 1 сентябрьдә урыны белән аз гына явым-төшем булырга мөмкин. Көндез берникадәр җылытып, һава температурасы +16...+21 градус чикләрендә тирбәләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре