30 гыйнварда, Татарстанда кабат җылыта. Төбәк көнбатыш циклонның җылы секторында була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Урыны белән кар һәм юеш кар ява, бозлавык, бераз буран булуы ихтимал. Талгын җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исә.
Көндез һава температурасы 0..-5 градус була. Татарстанның көньяк-көнбатышында җылырак, көнчыгышында салкынрак һава торышы көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез