Газетага язылу

Татарстанда яңа спорт төре буенча беренче ярыш узды

Берничә ай элек Татарстанда "табарли" дип аталган спорт төре барлыкка килүен хәбәр иткән идек. Бүген шуның "тартыш" төре буенча беренче россиякүләм ярышлары узды.

Әлеге спорт төренә нигез салучы - журналист, көрәшче Айдар Шәймәрданов турнирның нәтиҗәсеннән канәгать.

"Тәүге ярышка 120 катнашучы җыелган икән, димәк кызыксыну бар. Минем теләк-максатларымны хуплап оештыру эшләрендә ярдәм иткән дусларыма, партнерларыма рәхмәт", - ди җитәкче. 

Ярышта 8-15 яшьлек балалар катнашты. Берничә авырлыкта җиңү яулаган спортчылар диплом-медальләр һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. 

Тизлек һәм җитезлеккә нигезләнгән бу спорт төре белән шөгыльләнер өчен артык әзерлек таләп ителми. Теләсә кайсы спортчы үзен сыный ала. Шуларны исәптә тотканда, киләчәктә "табарли"ның тарафдарлары артачак. Һәрхәлдә Айдар Шәймәрданов шуңа өметләнә һәм популярлаштыру эшләрен алып бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре