Газетага язылу

Татарстанда янгын чыгып 121 кешенең гомере өзелгән

Яңа ел бәйрәме ялларында куркынычсызлык чаралары турында да онытмаска киңәш итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин.

– Ел башыннан бирле республикада 3608 янгын чыгу очрагы теркәлгән. аларда 121 кеше һәлак булган. Чагыштыру өчен, былтыр 4086 янгында 106 кешенең гомере өзелгән булган, – диде ул.

Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннарга бәйле вазгыять аеруча да кискенләшә. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу чорда янгын чыгу очраклары – 20 процентка, ә төрле тән җәрәхәтләре алу очраклары 2 тапкыр арта. Мисал өчен, 2024 елның 30 декабреннән 2025 елның 9 гыйнварына кадәр республикада 89 янгын теркәлгән. Аларда 1 кеше үлгән, тагын 5 е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре