Баксаң, Әлфия апа әле дә үзенең игелекле гамәлләрен дәвам итә икән. Бу көннәрдә инде ул 310 нчы жилетын бәйләп бетереп, яудагыларга җибәргән.
- Салкыннар җитә, егетләребез җылыда булсын дим. Өч көнгә бер жилет бәйлим. Әле күбрәк, тизрәк тә бәйләр идем, ятып кына бәйлим бит. Аркам авырта. Умыртка баганасында бүсер бар, - ди ул.
Әлфия апага әниләр көнендә "Җиңүнең 80 еллыгы" медален тапшырганнар, - дип, сөенеп һәм сокланып хәбәр итә "Шәһри Чаллы".
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез