Газетага язылу

Татарстанда игезәк балалар өчен акча түли башлаячаклар

Игезәк бала тапкан аналар бер ел дәвамында һәр ай саен 5әр мең сум алачак.

Саба районында игезәк балалар тапкан өчен акча түли башлаячаклар. Татарстан хокукый мәгълүматлар рәсми порталында бу җәһәттән карар басылып чыккан, дип яза “KazanFirst”.
Әлеге ярдәм чарасы Саба районында игезәкләрне дөньяга китергән хатын-кызларга кагылачак. Аларга бер ел дәвамында һәр ай саен 5әр мең сум биреләчәк. Шул рәвешле районда демографик вазгыятьне яхшырту күздә тотыла. Түләү инде ел башыннан гамәлгә кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре