Газетага язылу

Татарстанда иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителә торган белгечләрне атаганнар

2025 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителә торган белгечләрне атаганнар, алар – курьерлар. Тәкъдим ителгән медиан хезмәт хакы 144 мең сум тәшкил итә.

hh.ru Поволжье директоры Альбина Султанова хәбәр иткәнчә, ел эчендә бу күрсәткеч 22 процентка арткан.

Хезмәт хакы күләме буенча икенче урында машина йөртүчеләр – 140 мең сум (узган ел белән чагыштырганда 29 процентка күбрәк). Төрле эш башкаручыларга уртача 102 мең сум тәкъдим итәләр (үсеш – 23 процент).

 11 ай нәтиҗәләре буенча, иң кирәкле белгечләр сату буенча менеджерлар да бар. Алар өчен 21,5 мең вакансия урнаштырылган. Сорау зур булса да, эш бирүчеләр аларга 98 мең сум гына түләргә әзер (үсеш – 17 процент).

Тәкъдимнәр саны буенча икенче урында – сатучылар һәм кассирлар (18,6 мең вакансия), өченче урында – call-үзәк операторлары (12,3 мең вакансия). Аларга 52,1 мең (үсеш – 6 процент) һәм 51,5 мең (үсеш – 14 процент) сум хезмәт хакы әкъдим ителә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре