Газетага язылу

Татарстанда йоклап яткан хатынына ут төрткән иргә хөкем карары чыгарылган

Менделеевскида яшәүче 31 яшьлек иргә аеруча рәхимсезлек белән хатынын үтерергә маташу турындагы эш буенча хөкем карары чыгарылган.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Җинаять 2026 елның 3 июнендә Төньяк урамындагы йортларның берсендә кылынган. Исерек ир йоклап яткан 29 яшьлек хатынына санитайзер сипкән һәм ут төрткән.

Ялкынны туганнары сүндергән, пешкән хатынны хастаханәгә салганнар. Хәзер ир суд карары буенча 8 ел гомерен катгый режимлы колониядә уздырачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре