Бу хакта «Челнинские известия» басмасына климатолог Юрий Переведенцев әйткән.
Россиядә глобаль җылыну бөтен планетага караганда ике тапкыр тизрәк бара һәм безнең илдә кышкы чор кыскара.
"Хәзер бездә кыш алды, температура фоны нуль тирәсе тора. Уртача тәүлеклек температура хәзер -3,5 градус булырга тиеш, әмма көндез бездә әле плюс күрсәткечләре саклана. Моннан тыш, Тын океанда хәзер Эль-Ниньо климат күренеше үсә, ул планетаның төрле төбәкләрендәге атмосфера циркуляциясенә һәм һава шартларына йогынты ясый. Бу атна әле җылы булачак, чөнки циклон зур территорияне алып тора, - дигән Юрий Переведенцев. Ул яңгыр һәм кар явачагын фаразлаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез