Газетага язылу

Татарстанда кемнәрнең ай саен өстәмә 40 мең сумга алырга хокукы булуын аңлаттылар

Татарстанлыларның аерым категорияләре аерым казанышлары өчен ай саен өстәмә матди ярдәм алырга мөмкин. дип яза «Татар-информ».

Бу очракта түләү күләме кешенең казанышларына бәйле. Аерым алганда, социаль пенсия күләменең 415 процент күләмендә ярдәмгә түбәндәге категорияләр дәгъва итә алалар:

- СССР һәм Россия Геройлары;

- Социалистик Хезмәт һәм РФ Хезмәт Геройлары;

– Изге апостол Андрей Первозванный, I дәрәҗә Изге Георгий, өч дәрәҗә Дан орденнары, I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары яисә Изге Георгий орденының отличие билгесе белән бүләкләнүчеләр – дүрт дәрәҗә Георгий Тәресе.

2026 елда социаль пенсиянең 9424,12 сум булуын исәпкә алсак, түләү күләме 39 110 сумга тигез.

Социаль пенсиянең 375 проценты (35 340 сум) күләмендә түләүне II дәрәҗә Изге Георгий ордены белән бүләкләнгән гражданнар алырга мөмкин.

330 процентлы түләү (31 099 сум) III дәрәҗә Ленин, Изге Георгий орденнары, II, III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Батырлык һәм «Шәхси батырлык өчен» орденнары белән бүләкләнгәннәргә, шулай ук СССР һәм РФ Дәүләт премияләре лауреатларына каралган.

Социаль пенсиянең 250 проценты (23 560 сум) өч дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен», IV дәрәҗә Изге Георгий орденнары белән бүләкләнгәннәргә, шулай ук Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары чемпионнарына һәм аларның тренерларына түләнә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре