Ведомство мәгълүматларынча, зыян күрүчеләр ярга якынрак йөзеп килеп, куак ботакларына ябышып торганнар.
«Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чистай бүлеге инспекторлары кичекмәстән ярдәмгә ашыкты, бәлагә юлыккан кешеләрне табып, яр буена алып чыкты. Аларның барысы да коткару жилетларыннан булганга күрә, берсе дә зыян күрмәгән», - диелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәрендә.
Бәлагә таручыларның барысы да коткару жилетларында булганга күрә, зыян күрмәгәннәр. Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез