Газетага язылу

Татарстанда контракт төзүчеләрнең айлык хезмәт хакы 600 мең сумга җитә

Яшьләргә һәм медицина белем булганнарга өстенлек бирелә. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә күпме хезмәт хакы түләнәсен әйттеләр.

Татарстанда контракт төзүчеләрнең айлык хезмәт хакы 600 мең сумга җитә
Фото: Татар-информ

Билгеле булганча, Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләү күләме 2,9 миллион сум тәшкил итә. Илдә иң зур суммаларның берсе бу. Түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сумы – республика казнасыннан, 400 мең сумы Оборона министрлыгыннан бирелә.

Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Андрей Козлов әйтүенчә, Татарстаннан армиягә хезмәт итәргә китүчеләр дә хәрби частьта контракт төзи һәм тиешле барлык түләү-ташламалардан файдалана ала.

– 1 июньнән гамәлдәге тәртипкә төзәтмәләр кертелде. Армиягә хезмәт итәргә китеп, шунда контракт төзегән һәм моңа кадәр 400 мең сум акча алган хәрбиләргә компенсация түләнде. Ягъни алар өчен дә республикадан түләүнең гомуми күләме 2,5 миллион сумга җиткерелде, – диде Андрей Козлов.

Бүген республикада ерак араларга исәпләнгән «Герань» пилотсыз очкычлары белән эшләүче «Варяг» бригадасына хәрбиләр туплау эше дә дәвам иттерелә. «Хезмәт итү вакыты бер үк булса да, аермасы бик зур, – дип сөйләде Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәренә хезмәткә сайлап алу буенча координатор Олег Сергеев. – «Рубикон» фәнни-тикшеренү үзәгенә сайлап алудан тыш, бездә 50 нче номерлы Пилотсыз системалар гаскәренә, «Сталинские соколы» тактик бүлекчәсенә хәрбиләр туплыйлар. Соңгысында, мәсәлән, бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән тыш, айлык хезмәт хакы 600 мең сумга җитә».

Олег Сергеев әйтүенчә, пилотсыз очкычлар белән эшләүчеләрне башта ике ай укыталар. Моның өчен республикада махсус полигон бар. «Иң элек пилотсыз очкычлар буенча инженерлар әзерлибез, аннары аларны сүтеп җыючыларны, аннары пилотларны», – диде ул. Уку барышында компьютер уеннары ярдәмендә дә сынап караячаклар. Техник белемгә бәйле аерым таләпләр юк, яшьләргә һәм кул моторикасы яхшы үсеш алган кешеләргә өстенлек бирәләр.

Татарстанда табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары өчен дә махсус контракт гамәлдә. «Медицина хезмәткәрләре өчен шартлар Пилотсыз системалар гаскәрләрендәге кебек үк. Контракт бер елдан башлап төзелә. Төп таләп – югары яки урта махсус белем булырга тиеш. Медицина курслары гына узган кешеләр ярамый. Шулай ук сәламәтлек һәм яшь буенча хәрби хезмәткә яраклы булу зарури. Сүз 18 дән 65 яшькә кадәр ир-атлар һәм 45 яшькә кадәр хатын-кызлар турында бара», – диде Андрей Козлов.

Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүгә бәйле тәгаен мәгълүматны 8 800 222 59 00 телефон номеры яки төбәкара элемтә үзәгенә (117) шалтыратып белешергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре