Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев катнашты. Бу хакта ТР Дщълщт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сәламәтлек саклау» тармагының 96 объектының 3сендә эшләр дәвам итә, шуларның 1се - Казанда урнашкан стационар. Аның буенча үтәлеш 80 процент тәшкил итә. Узган ике атнада Яшел Үзән һәм Биектау районнарында ике объект төзелеп беткән. Тагын 2 поликлиника буенча программа буенча гомуми үтәлеш 99 процент тәшкил итә. Хисап чорында Яшел Үзән районында бер объект төгәлләнгән.
Яшьләр сәясәте тармагы буенча 24 объектның берсен ремонтлыйсы гына кала. Бу Балтач районындагы психологик-педагогик ярдәм үзәге бинасы, аның буенча гомуми эш күләменең 92 проценты башкарылган. Бу атнада Чаллы шәһәренең соңгы яшьләр үзәгендә ремонт төгәлләнгән. Шулай итеп, яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт программасы уңышлы тәмамланган.
«Мәдәният» тармагында 38 объектның 5сендә эшләр бара. Бу Кукмара районында урнашкан авыл мәдәният йорты. Аның буенча үтәлеш 65 процент дип бәяләнә. Соңгы ике атнада Мамадыш районындагы объект төгәлләнгән. Саба районында балалар сәнгать мәктәбе буенча 85 процент эш башкарылган. Тармакның башка өч учреждениесе буенча программаларның гомуми үтәлеше 90 процент тәшкил итә.
Спорт тармагы буенча быелгы 24 объектның берсе Кукмара районында төгәлләнмәгән әле. Аның буенча эшләр 97 процентка башкарылган.
«Экология» тармагы буенча Кайбыч районында урнашкан бердәнбер объект төгәлләнмәгән. Аның буенча гомуми эш күләменең 65 проценты башкарылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган республика программалары буенча 4 объект төгәлләнмәгән әле. Бу - программа буенча гомуми үтәлеше 99 процент булган ике янгын сүндерү депосы бинасы. Хисап чорында Казандагы объект төгәлләнгән. Эчке эшләр министрлыгының ике бинасы буенча эшләр 91 процент дип бәяләнә.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы да төгәлләнеп килә. Быел аңа 41 муниципаль берәмлектә 813 йорт керә. Программа кысаларында шулай ук 6 муниципалитеттагы 57 торак йортта 126 лифт алмаштыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 21 муниципаль берәмлектә 106 күп фатирлы йортта эшләр бара. 629 күп фатирлы йортта эшләр төгәлләнгән, шулардан узган ике атнада 18 муниципалитетта 62 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган. Программа буенча гомуми үтәлеш 98 процент тәшкил итә.
Бүгенге көндә барлык социаль объектлар һәм күп фатирлы йортлар җылылык белән тәэмин ителгән. Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмалары өчен әзерлек паспортларын алу эше дәвам итә.
Министр искәрткәнчә, тәмамлау вакыты - 1 ноябрь. Бүгенге көнгә 117 оешманың 115е әзерлек паспорты алган, Кама Тамагы районының калган ике оешмасы буенча эшләр төгәлләнмәгән. Киләсе этап - муниципаль берәмлекләрнең әзерлек паспортларын алу. Бүгенге көнгә республиканың 24 районы паспорт алган инде. Бу эшне быелның 20 ноябренә кадәр төгәлләргә кирәк.
Нотыгының икенче өлешендә Марат Айзатуллин торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыктан түләүләр җыю һәм предприятие һәм оешмаларның түләү дисциплинасы турында сөйләде. Үткәрелгән анализ нигезендә, быелның сентябрендә республика буенча ТКХ өчен халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,6%ка кимегән һәм 100,6 процент тәшкил итә.
Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында халыктан түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 99,3 процент тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,3 процентка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,6 процент тәшкил итә, бу шулай ук узган ел күрсәткеченнән 0,3 процентка артыграк.
Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 81,6 процент тәшкил итә.
Энергия ресурслары өчен оешмаларның бурычлары турында мәгълүмат. Агымдагы елның 1 октябренә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 221 млн сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 66 млн сумга арту күзәтелә.
Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер ел эчендә бурыч суммасының 5 млн сумга кимүе теркәлә. Быелның 1 октябренә бурычның гомуми суммасы 7 млн 260 мең сум тәшкил итә.
Идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» алдындагы бурычы 1 октябрьгә 53,6 млн сумга кимегән һәм 58 млн 544 мең сум тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез