Газетага язылу

Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклауга 6 миллиард бүленеп бирелә

Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклауга ел саен якынча 6 миллиард сум акча бүленеп бирелә.

Бу хакта бүген VII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Мәрҗани мәчете төзелә башлануның 260 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова белдерде, дип яза Татар-информ.

«Татарстан бай мәдәни мирасы һәм аңа сакчыл мөнәсәбәте белән танылган. Мәдәни мирас объектларын саклауга республика тарафыннан ел саен якынча 6 миллиард сум акча бүленеп бирелә. Борынгы гыйбадәтханәләрне реставрацияләү – тарих алдында да, анда намазга килүчеләр алдында да зур җаваплылык», – диде ул.

Наталья Прохорова түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Казан үзәгендә урнашкан тарихи Мәрҗани мәчетен торгызу эшләре ничек башкарылуы хакында сөйләде.

«Мәчет тарихы 1767 елда, Казанга Екатерина II килгәндә башлана. Ул вакытта таш мәчетләр төзү тыелган була. Императрица казанлыларның кунакчыллыгын югары бәяләп, шәһәрдә беренче таш мәчет төзергә рөхсәтен бирә. 1770 елга бина төзелеп бетә. Фасады бай декорлы, нәфис манаралы һәм нәфис интерьерлы ак таштан салынган мәһабәт мәчет ике гасырдан артык дин тотучыларның һәм башкала кунакларының соклануын уята. Ул бөек галим, дин белгече һәм мәгърифәтче, мәчетнең элеккеге рухи остазы Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә», – дип искәртте Наталья Прохорова.

Ул Мәрҗани мәчетеннән тыш, республика районнарында да торгызу эшләре алып барылуын искәртте. Берничә ел эчендә Мәчкәрә, Түбән Бәрәскә, Олы Елга авылларындагы борынгы мәчетләр реставрацияләнгән. Шулай ук «Бергә саклыйк» хәйрия проекты аша авыллардагы изге урыннарны саклап калуда республика халкы да актив катнаша, дип сөйләде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре