Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Узган елның II кварталында, минималь куллану бюджеты 28 160 сум иде, әмма III кварталда аны 775 сумга киметеп, 27 385 сум булды. IV кварталда ул яңадан 609 сумга арттырылып, 27 994 сумга җитте. Агымдагы елның беренче кварталында аны тагын 954 сумга арттырып, ул 28 948 сумга җиткерелде. Минималь куллану бюджеты – кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итәргә тиешле азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы бәясе ул.
Закон нигезендә, минималь куллану бюджеты күләме минималь яшәү минимумыннан түбән була алмый. Т
атарстанда 2026 елда яшәү минимумы җан башына 16 098 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән: эшкә сәләтле гражданнар өчен – 17 547, пенсионерлар өчен – 13 844 һәм балалар өчен – 15 615 сум.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез