Газетага язылу

Татарстанда мошенниклар урлаган акчаларны Украинага җибәрүче 40 кеше тоткарланган

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Татарстанда һәм Новосибирск шәһәрендә мошенниклар урлаган акчаны, шул исәптән, Украинага чыгаручы 100дән артыграк кешене тоткарлаганнар. Бу хакта “ТАСС” Россия эчке эшләр министры урынбасары Андрей Храпов мәгълүматларына таянып яза.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Эчке эшләр министрлыгы узган ел дәвамында урланган акчаларны, шул исәптән, чит илләргә, асылда Украинага чыгару белән шөгыльләнүчеләрнең эзенә төшү өчен кайбер чаралар уздырган.

“Дропперлык белән шөгыльләнүче ир-атлар төркемләп эшләгән. Барлык акчалар шулай аша чыгарылган. Болар – Татарстан һәм Новосибирск шәһәрендә яшәүчеләр”, – дип сөйләп үткән ул.

Тоткарланучылар арасында – Новосибирскидан 60тан күбрәк һәм Татарстаннан – 40 ир-ат. Аларга карата “Җинаятьчел төркем оештыру яки анда катнашу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Андрей Храпов аныклап үткәнчә, тоткарланучылар арасында балигъ булмаган үсмерләр дә бар. Аларга хәтта гомерлеккә иректән мәхрүм итү янарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре