Газетага язылу

Татарстанда мотоциклчы трактор тагылмасына бәрелеп һәлак булган

Кичә Татарстанның Актаныш районында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар сүзләренчә, Актаныш – Пучы трассасының 5 нче чакрымында 39 яшьлек Honda мотоциклы йөртүчесе, зур тизлектә «МТЗ-82» тракторы тагылмасына килеп бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоциклчы фаҗига урынында ук үлгән.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре