Татарстанда риелтор алдап, фатирларыннан һәм акчаларыннан мәхрүм калган Лилия Рәхимова һәм аның әнисенә йорт бүләк иткәннәр. Беренче төркем инвалид Лилия әнисе белән бергә баш очсыз һәм акчасыз диярлек калган.
Хатын-кызлар торак шартларын яхшыртырга теләп, танышлары киңәш иткән риелторга мөрәҗәгать иткән. Фатир сатылганнан соң, белгеч акчаның бөтен суммасын берничә көнгә бурычка биреп торуларын сораган һәм шуннан соң юкка чыккан. Ул ялган документлар белән расписка гына калдырган.
Гаиләнең тарихы Яшел Үзән депутаты һәм хәйрияче Илъяс Гыймадовка билгеле булган. Ул гаиләгә Яшел Үзән районының Олы Яки авылындагы «Җылы урын» бистәсендә 6 млн сумлык җир кишәрлеге белән йорт бүләк иткән. «Ният» хәйрия фонды җитәкчесе Нияз Усманов ремонт ясатып, йортка җиһазлар алган. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев гаиләгә суыткыч техникасы алу өчен сертификат тапшырган.
Хәйриячеләр Лилиягә реабилитация узуда да ярдәм итә. Якыннары әйтүенчә, кыз инде утырып тора башлаган һәм телефоннан файдалана ала. Ул борын ярдәмендә хәбәрләр язарга өйрәнгән, яңалыклар белән дә актив таныша.
Лилия һәм әнисе белән яңа йортка урамнан алып кайткан алты мәче дә күченгән.
Йорт төзелеп килүче мәчет янында урнашкан. Бистәдә хәзер 50 йорт төзелә. Бер ел элек монда буш кыр булган, ә бүген инде 20 километрдан артык юлга вак таш җәелгән, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырылган, «Чишмә» чишмәсе төзекләндерелгән.
Киләчәктә бистәдә 2400 йорт, ике балалар бакчасы, мәктәп һәм хезмәт күрсәтү объектлары төзү планлаштырыла. Гаиләгә йорт ачкычларын тапшырган көнне биредә булачак мәчеткә дә беренче таш салынган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез