Татарстанда үзләренең бизнесын ачарга яки эшмәкәрлек эшчәнлеген яңартырга ниятләүче махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләре әгъзаларына “СВОй бизнес” федераль программасы буенча белем алу мөмкинлеге ачыла. Мәгариф интенсивы 7-11 сентябрьдә Чаллыда узачак.
Оештыручылары – Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә, “Бердәм Россия”, “ОПОРА РОССИИ”, Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе. Мәгариф чарасында катнашуга гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында махсус сервис аша кабул ителә. “Узган елның март аенда гамәлгә ашырыла башлаган программа илнең 50дән күбрәк төбәгеннән 1200ләп махсус хәрби операция ветеранын һәм аларның гаиләләре әгъзаларын берләштерде инде. Башлангычның нәтиҗәсен күрәбез: анда катнашучыларның 45 проценты йә үзләренең бизнесын ачты, яисә эшләрен яңа биеклеккә күтәрде.
Программаның файдалы булуы һәм ветераннарыбыз күңеленә хуш килүе аны алга таба үткәрү турында карар кабул итүгә китерде”, – дип билгеләп үткән Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, партиянең “Эшмәкәрлек” проекты федераль координаторы Әлфия Когогина. Программаның максаты махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләре әгъзларына эшмәкәрлек эшчәнлеге аша тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итүдән гыйбарәт.
Укыту-өйрәтү 5 көн дәвамында тере форматта “Союзники” укыту-өйрәтү үзәгендә уздырылачак. Үзәкнең адресы: Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 8нче йорт. Анда катнашучылар эшмәкәрлек нигезләренә, бизнес-идеяләр булдыруга өйрәнәчәк, базарны бәяләү, салым салу, финанс ярдәме, дәүләт ярдәме кебек әйберләрне үзләштерәчәк, юридик мәсьәләләргә төшендереләчәк. Татарстан партиянең “СВОй бизнес” федераль проектын гамәлгә ашыра башлаган икенче пилот төбәккә әйләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез