Газетага язылу

Татарстанда СВОда катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча квота арттырыла

1 сентябрьдән Татарстанда СВОда катнашучыларны эшкә урнаштыру өчен квота кертелә. Бу хакта «Закон үз көченә керде» рубрикасында Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңалык 200дән артык кеше хезмәт куя торган эш бирүчеләргә кагыла. Алар СВОда катнашучыларны эшкә кабул итү өчен хезмәткәрләрнең уртача санының 1 проценты күләмендә урыннар бүлеп бирергә тиеш.

Квота инвалидлар иҗтимагый берләшмәләренә, банкрот дип танылган эш бирүчеләргә, хезмәткәрләрне күпләп эштән азат итүче оешмаларга, шулай ук мәшгульлек хезмәтендә СВОда катнашучылар арасыннан лаеклы кандидатлар булмаган очракларга кагылмый.

Яңа таләпләр Татарстанның 800дән артык эш бирүчесенә кагылачак. Бу чара сугыш хәрәкәтләре ветераннарын эшкә урнаштыруга һәм аларның социаль яраклашуына ярдәм итү максатыннан оештырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре