Газетага язылу

Татарстанда табиблар өчен ясалма фәһем нигезендә эшли торган ярдәмче булдырачаклар

Татарстанда табиблар өчен ясалма фәһем технологияләре нигезендә эшли торган ярдәмче булдырырга планлаштыралар. Идеянең инициаторлары – Казан дәүләт медицина университеты һәм «Иннополис» университеты. Бу хакта журналистларга медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов хәбәр итте.

«Без үзебезнең зур медицина экспертизабызны һәм Иннополисның технологик чараларын берләштерәчәкбез. Ясалма фәһем сәламәтлек саклау системасын тагын да нәтиҗәлерәк итә ала», – диде ул.

Ярдәмчене башта Татарстанда кертәчәкләр, аннан соң технологияне башка төбәкләргә дә сатарга мөмкиннәр. Ул табибларга гына түгел, пациентларга да ярдәм итәчәк, дип өстәде Фаррахов.

Бүгенге көндә медицина өлкәсендәге сорауларга җавап бирә ала торган ясалма фәһем модельләре бар, әмма аларның сыйфаты бик бәхәсле, дип аңлатты ТР Вице-премьеры Роман Шәйхетдинов «Татар-информ» белән әңгәмәдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре