Газетага язылу

Татарстанда тракторларны арендага алу 8 тапкырга арткан

Татарстанда көчле кар явулар аркасында махсус техника арендасына ихтыяҗ кискен арткан. «Авито» сервисы мәгълүматлары буенча, иң катлаулы көннәрдә тракторларга һәм мини-тракторларга ихтыяҗ сигез тапкырдан артыкка арткан, дип хәбәр итә «Республика Татарстан» газетасы.

Әйтик, 17 февральдән 19 февральгә кадәр ихтыяҗ ай уртасының тыныч көннәренә караганда 2,5 тапкырга югарырак булган. Бигрәк тә күп кар яву көннәрендә трактор белән бер игъланны мөрәҗәгатьләр алты тапкырдан күбрәк җәлеп иткән.

Декабрь белән чагыштырганда арендага запрослар саны 4,5 тапкырга арткан. Хезмәтнең уртача бәясе бер сәгатькә 2500 сум тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре