– Ел башыннан 408 очрак теркәлде. Кызганыч, узган елдан 2 тапкыр артыграк бу. Көзге чорга кереп барабыз, тычкан бизгәген йоктыручылар саны артачак әле. Кимерүчеләр белән урманда гөмбә җыйганда, бакчада уңыш җыеп алганда, шулай юк кышка дип әзерләгән кайнатма-салатларны базларга һәм башка саклау урыннарына урнаштырганда да очрашырга мөмкин. Эшләгәндә саклык чараларын күрегез, – дип аңлатты Роспотребнадзор хезмәткәре.
Бакчада, дачаларда эшләр тәмамлангач, территорияне җыештырырга, чүпләрдән чистартырга, кимерүчеләрдән эшкәртергә кирәк. Кышын алар сезнең биләмәгә кереп йөрмәсеннәр өчен кирәк бу. Киләсе елга тычкан бизгәге эләктерү куркынычын да киметәчәк мондый саклану чаралары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез