Газетага язылу

Татарстанда уза торган санитар икеайлыкта 25 мең кеше катнашкан

Республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча үткәрелә торган санитар-экологик икеайлыкның беренче ун көнендә, территорияләрне чистартуга 25 меңнән артык кеше һәм 463 берәмлек техника җәлеп ителде. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан якынча 40 мең куб. м. калдыклар чыгарылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.

1 апрельдән башлап табигать саклау ведомстволары тарафыннан 65 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуның 21е рөхсәтсез чүплекләр белән бәйле. Вәкаләтле органнар тарафыннан административ хокук бозулар турында 84 протокол төзелгән, 78 кисәтү ясалган.

Экология министрлыгы «ЮХИДИ» ДБУ белән берлектә юл хезмәте объектларының, автомобиль юлларының сусаклагычлары һәм юл буйларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча эш оештырды. Балтач, Тукай, Лениногорск, Яңа Чишмә, Мөслим, Буа, Бөгелмә, Арча, Алексеевск, Алабуга һәм Биектау районнарына 11 чыгу үткәрелде.

Транспорт комплексы предприятиеләре тарафыннан 1626 куб.м. калдыклар җыелды.

13-17 апрель көннәрендә тагын 8 муниципаль районда тикшерүләр планлаштырылган.

Ачыкланган хокук бозулар турындагы мәгълүматлар Татарстан халкы тарафыннан да килә. 1 апрельдән башлап, 105 мөрәҗәгать килде. Аларның 27се рөхсәтсез калдыклар урнаштыруга, шулкадәр үк мөрәҗәгать һава торышына, 11е су объектларына кагылышлы булган, ә 40ы башка сорауларны үз эченә алган. Ел башыннан барлыгы 714 мөрәҗәгать килде.

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык «Экологик иминлек» илкүләм проектын хуплап үткәрелә. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре