Газетага язылу

Татарстанлыларны чыпчыклар санын исәпкә алуда катнашырга чакыралар

Татарстан халкын Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алуда катнашырга чакыралар.

Бу кошлар 8 августтан 16 августка кадәр исәпкә алыначак, дип хәбәр итә «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

Исәпкә алуда катнашу өчен татарстанлыларга берничә фотосурәт ясау һәм сайтта анкета тутыру да җитә. Җыелган мәгълүматлар орнитологларга чыпчыклар популяциясенең ни өчен кимүен аңларга һәм аларны саклау өчен вакытында чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

2026 елның кышында узган кошлар исәбен алуда республикада яшәүче 400гә якын кеше катнашкан. Ул вакытта төбәктә 7 меңгә якын чыпчык санаганнар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре