Газетага язылу

Татарстанлыларны көчле кар һәм җил турында кисәттеләр

25 ноябрьдә төнлә, иртән һәм көндез Татарстанда җепшек кар, тизлеге 21 метрга кадәр җиткән көчле җил һәм юлларда күз күреме 1000 метрга кадәр начараюы көтелә.

Шулай ук урыны белән бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә мондый һава торышында сак булырга кирәк, шулай ук реклама такталары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре астында торырга ярамаганлыгы турында кисәтәләр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда 112 номерына шалтыратырга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре