Газетага язылу

Татарстаннан тәүге туристка кайчан галәмгә очарга мөмкин булуы турында әйттеләр

Россиянең мактаулы төзүчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Татарстан – Яңа Гасыр” төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең Казандагы бүлеге җитәкчесе, “Казан” Ротари-клубы президенты Фәрит Әюпов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә галәмгә очуының яңа сроклары, Татарстанның галәм тармагында нинди урын алырга мөмкин булуы турында сөйләгән.

Фәрит Әюпов моннан 15 ел элегрәк АКШның “Virgin Galactic” компаниясе белән галәмгә очу буенча контрактка кул куйган. Әлеге компания туристларны галәмгә очыруны оештыру белән шөгыльләнә. Очыш озак вакытлар буе кичектерелеп килгән. Менә хәзер Әюпов галәмгә очу хыялын тормышка ашыруның чираттагы срогын әйткән: ул 2026 елның дүртенче кварталында Татарстаннан тәүге галәм туристына әйләнергә мөмкин.

“Хәзер безнең космолетның яңартылган моделе эшләнелә. Очышлар киләсе елның дүртенче кварталында яңартылачак, – дигән агентлык хәбәрчесенә Фәрит Әюпов.
Космолет АКШтан галәмгә җибәреләчәк, чөнки “Virgin Galactic” – Кушма Штатларныкы.

“Беләсезме, без америкалылар белән бик аз өлкәләрдә хезмәттәшлек итәбез. Галәм – шуларның берсе. Халыкара галәм станциясенә америкалылар белән уртак очышларыбыз, уртак рәвештә әзерләнү программаларыбыз күп”, – дип сөйләп үткән ул. 

Кайчандыр Казанда Королев һәм атаклы башка конструкторлар эшләгән. Татарстан әлегәчә авиасәнәгать үзәкләреннән берсе булып килә. Әмма галәмгә килгәндә, Татарстанга шәхси космонавтиканы үстерергә кирәк дигән фикердә Әюпов.

“Биредә мин перспектива, буш урын күрәм. Бүгенгә Илон Маск шәхси космонавтика өләсендәге очышларның 90 проценты чамасын хәл итеп килә. Киләчәктә бездә дә шундый мөмкинлекләр пәйда булырга мөмкин дип уйлыйм”,  – дип сүзен йомгаклаган Фәрит Әюпов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре