Газетага язылу

«Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә кайсы район лаек булыр?

Республикада «Татарстанның мәдәни башкаласы» проекты дәвам итә. Быел әлеге исемгә кайсы район лаек булыр?

«Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә кайсы район лаек булыр?
Фотолар: Илдар Мөхәммәтҗанов

Җиңүчене махсус жюри сайлап алачак. Һәр район үзенең тырыш халкын, алар башкарган эшләрне, шул җирлектәге гореф-гадәтләрнең, йолаларның, һөнәрчелекнең ничек саклануын, милли ризыкларын, туризм буенча проектларын күрсәтә. Быел проект Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) уза. Бу атнада Саба районы тәкъдим иткән «Яшә, Саба-Йорт» программасын «Ватаным Татарстан» журналисты да күреп кайтты.

Әйбәт җирдә яшиләр....

Уникаль осталык үзәгенең ишеген ачып керүгә, колакка курай, тальян моңнары, аллы-гөлле милли киемнәрдән килгән сабалыларның җырлары ишетелә. Бинаның өч катында да күргәзмә оештырылган. Монда ниләр генә юк. Саба халкы үз куллары белән эшләгән тал бишекләр, чигүле мендәрләр, милли алка, муенсалар. Аш-суга да оста алар. Бәлеше, коймагы, чәкчәге, казылыгы, кыздырылган, ысланган казлары дисеңме... Сабага кайтып яшисе килә башлый, кыскасы. Ләкин район башлыгы Рәис Миңнехановның мондый фикергә үз фәлсәфәсе бар. «Миңа, сездә әйбәт, диләр. Ник алдыйсыз? Әйбәт җирдә яшиләр ул. Безгә күчеп кайтасыз икән, менә шул вакытта сезнең әйбәт дигән сүзегезгә ышанырмын», – ди ул.

Район башлыгы жюри белән бергә күргәзмәдәге һәр проектны карап чыкты. Бер генә һөнәрчене дә, аш-су остасы, эшмәкәрне дә игътибарсыз калдырмады. Сабада инде 13 ел дәвамында талдан бишекләр үрәләр. Тегү цехлары да бар. Тал бишеккә салырга мендәр, юрганнарны, бәби киемнәрен тегәләр. Бернәрсәне дә төрле җирдән эзләп йөрисе юк. «Бу бишекләрне без Сабадагы һәр мәчеткә бүләк иттек. Дөньяга килгән сабыйны исем кушканда шул бишеккә салалар», – ди оешма җитәкчесе урынбасары Альбина Фазулянова. Кайбер җирлекләрдә тал эшләнмәләренә ихтыяҗ юк, цехлары ябыла. Ә менә сабалылар үз товарын сата белә. Мәскәүдә уза торган күргәзмәләргә дә йөриләр икән. «Алып барган товарыбызны тулысынча сатып кайтабыз. Ихтыяҗ зур, чөнки тал экологик яктан чиста, без аны лак белән дә япмыйбыз», – ди Альбина Фазулянова. Бишек өчен таллары да үзләрендә үсә. Тал агачы корымасын өчен, чыбыкны билгеле бер вакытта гына кисәргә кирәк икән. Бу эш көзге салкыннар төшкәч башкарылырга тиеш. Агачка да зыян килми.

Милли ризык сагында

Районда эшмәкәрлекне үстерү өчен мөмкинлекләр бар. Эшлә генә. «Авыл җирендә салымнар кимрәк булса, бизнес шәһәрдән авылга күбрәк кайтачак. Киләчәктә ул шулай булачак та. Чөнки авылда да тормыш каланыкыннан ким түгел», – ди Рәис Миңнеханов.

Алсу Галиуллина районда милли ризыклар җитештерү белән шөгыльләнә. Быел кафе да ачканнар. Ике ел элек җитештерү цехын яңартканнар. Илле төрдән артык милли ризык әзерлиләр. «Безнең өчен беренче урында – сыйфат. Милли ризыкларыбызны әби-бабаларыбыздан сакланып калган рецептлар белән пешерергә тырышабыз», – ди эшмәкәр ханым.

Күргәзмәдә Сабаның Кырбаш авылында гомер итүче керәшеннәр дә катнаша. Алар да милли ризыкларын алып килгән. «Бәйрәмнәр вакытында әбиләребез пешергән ризыкларны әзерлибез. Иң яраткан милли ризыгыбыз – пирмәнкә, күзикмәк, бодай ярмасы һәм ит белән әзерләнгән бәлеш. Авылда үзебезнең «Нардуган» фольклор ансамблен дә оештырдык. Җырларыбызны да онытмыйбыз. Бәйрәмнәрне бик матур уздырабыз», – ди Зоя Петрова.

Иләбәрдән Гөлгенә Әхмәтшина күргәзмәгә инде чын экспонатка әйләнгән кул тегермәне алып килгән. Андый тегермәннәрне хәзер инде көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың, бүген кирәге дә юк. Ә Гөлгенә Әхмәтшинага ул бик кадерле. Бабасыннан калган мирас кына түгел. Гөлгенә – бала чакта шушы кул тегермәнендә тарттырылган оннан әбисе пешергән ипине ашап үскән кыз. Бер кило он чыксын өчен, 10 кило бодайны тарттырырга кирәк. Ипинең тәме менә шунда инде...

Киләчәгебез – балаларда

Районда төрле милләт вәкилләре дус-тату гомер итә. Анатолий Макаров – милләте буенча удмурт. Туган тел югалмасын, дип борчыла ул. Иштуган авылында 200 гә якын удмурт яши. Гореф-гадәтләрне, туган телне саклап калу өчен, балаларны җыеп, фольклор ансамбле булдырганнар. Өлкәннәр өчен дә оештырганнар. Файдасы бар, ди Анатолий Макаров. Хезмәтләрен район җитәкчелеге дә хуплый. «Безнең киләчәгебез – балаларда. Бүген аларга нәрсә өйрәтәбез – шундый тормышта яшәячәкбез. Кайчагында балалардан зарланалар. Алар шундый, алар мондый, диләр. Юк, без үзебез шундый. Үзебезне вакытында тәртипкә салмаганбыз. Балаларны һөнәргә өйрәтмибез икән, алар ничек өйрәнсен?» – ди районы башлыгы Рәис Миңнеханов.

«Яшә, Саба-Йорт» программасында балалар бакчалары, балалар үзәкләре эшчәнлеген дә күрсәттеләр. Яшь буынны эшләп үсәргә, кеше хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Районда балалар кечкенәдән талдан кәрзиннәр үрәләр, балчыктан чүлмәк ясыйлар. Балалар бакчасына йөрүче 3–4 яшьлек нәниләр кунакларга мастер-класс та күрсәтә. Агач кашыкка бизәкләрне күз ачып йомганчы төшерә алар. Боларны күргәч, ата-бабадан калган һөнәрчелек үлмәс дигән өмет бар. Ничек тә саклыйсы иде. Чөнки инде югалганнары да җитәрлек. Заманында Саба районы көмешчеләре белән дә тирә-якка дан тоткан. Атаклы осталар Тенеки авылында яшәгән. «Ике йортның берсендә көмешче булган. Читкә чыгып китеп тә сәүдә иткәннәр. Кызганыч, хәзер аларның эшләре музейда гына саклана, көмеш эшен дәвам иттерүчеләр юк», – ди Туган якны өйрәнү музее директоры Рафаэль Шәмсетдинов.

Сабага бер кил әле

Күргәзмәдә жюрины һәм кунакларны социаль проектлар белән таныштырдылар. Районда парклар төзекләндерелә, су буйларында ял итү урыннары булдырыла. Шактый кызыклы тәкъдимнәр, маршрутлар барлыкка килгән. Туристка кесә калынлыгына карап сайлап алу мөмкинлеге дә бирелә. «Миңгәр – Европа дәрәҗәсендәге ял итү урыны. Ә инде гадилек яратучылар өчен экотуризм юнәлеше бар», – ди район башлыгы.

Олы Нырты клубында bco курчак театры булдырганнар. Аны читтән күчеп кайткан Вячислав Тихонов оештырган. Ул, грант отып, шул акчага курчаклар ясый һәм спектакльләр куя. Күргәзмәгә Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен алып килгән. Балалар бар дөньясын онытып карап утырды. Мондый театр – авыллар өчен уникаль күренеш. Башкаларга да Сабага килеп өйрәнергә мөмкин.

Уникаль осталык үзәгендә көтәләр

«Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә быел кайсы район лаек булыр? Монысын конкурс тәмамлангач белербез. Узган елларда бу исемгә Арча, Әтнә районнары лаек булган иде. Конкурс киләсе елның 25 мартына кадәр дәвам итәчәк. Җиңүче районга 3 миллион сумлык сертификат тапшырылачак. Номинацияләрдә җиңгән районнар да бүләксез калмый.

28 ноябрьдә – Уникаль осталык үзәгенә Мөслим районыннан, ә 30 ноябрьдә Яшел Үзәннән киләләр. Район белән танышудан тыш, азык-төлек, башка төр товарларны сатып алырга да мөмкин. Керү бушлай.

«Татарстанның мәдәни башкаласы» проектын Татарстан Мәдәният министрлыгы, Муниципаль берәмлекләр Советы белән Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге оештыра. Мәдәният министры урынбасары Динә Гәрәеваның өмете мондый: «Күргәзмәләрне күрергә узган ел 27 меңгә якын кеше килгән иде, быел бу сан ике тапкыр артыр, дип уйлыйбыз, чөнки һәр район үзенчәлеген тәкъдим итә һәм бу кызыксыну тудыра».

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре