Газетага язылу

«Тавыкларның тыныч тормышы безгә акчадан да, сәламәтлектән дә кадерлерәк»

Авылда без әллә нәрсәләр үстерәбез бит инде. Бәрәңге, мәсәлән. Уңдырышлырак булсын дип, җирне ашлыйбыз, йомшартабыз, әллә нәрсәләр белән эшкәртәбез. Шуннан бәрәңге утыртабыз. Ул шытып чыкканчы ук, чүп үләннәре калкына, аларны йолкып ташлыйбыз. Җепселләре дә калмасын өчен тырмалап чыгабыз. Бәрәңгенең колагы күренүгә, колорадо конгызлары җыела.

«Тавыкларның тыныч тормышы безгә акчадан да, сәламәтлектән дә кадерлерәк»
Фото: Гөлнара Зиннәтуллина

Аларны чүплибез. Шуның ише бөҗәкләр җыелмасын дип, агу сиптерәбез. Аннары күмеп чыгабыз. Әле ел коры килсә, су да сиптерәбез. Күмгәч, тагын колорадо корты үҗәтләнә. Тагын агулыйбыз. Ул арада чүп үләннәре баш калкыта. Китмәнлибез. Утыйбыз. Саный китсәң, әллә ниләр кыланып бетәбез икән шул бәрәңгене үстерер өчен генә дә.

Чөгендер утыртсак та шул чамарак. Суганы да шул. Кишере дә, кәбестәсе дә, кыяр-помидоры да. Җәй буена шуларны гына тәрбияләп ятсаң да ял-фәлән күрерлек түгел. Без аларны ихлас күңелдән карыйбыз. Яратып, кадерләп үстерәбез.

Әле кош-корты да бар бит. Бер күршебез казларын көн саен елга буена куып төшереп юындырып кайта. Тегеләрне суда уйнап күңелләре булганчы саклап утыра. Аннан соң ыштан балакларын бот тиңентен сызганып, елгага керә дә корыга куып чыгара. Шулай итмичә булмый, ди. Елга буенда әллә нинди сәер җәнлекләр очрый, казларыңны буып ыргытырга да мөмкиннәр икән. Бер күршенең егерме биш тавыгын ниндидер җәнлек буып чыккан. Абзарына ук кереп! Югыйсә авызы ачык, төбе тишек сарай да түгел инде. Тик теге нәрсә барыбер җаен тапкан, җирне казып кергән. Хәзер без, тирә-яктагылар, үзебездә шундый хәл булмасын дип, абзарны ныгытабыз, җирне чокып, таштан я цементтан нигез салабыз. Хәтта яңарак кына операция ясатып кайткан Хәниф күрше дә казый. Аңа өч килодан да артыграк нәрсә күтәрергә ярамый, дигәннәр. Врачлар аз гына алдаган бугай. Бу илле килолы цемент капчыкларын да җилтерәтеп йөртә. Чуртым да булмый. Тавыкларның тыныч тормышы безгә акчадан да, сәламәтлектән дә кадерлерәк. Без аларны яратып үстерәбез.

Безнең урамда яшәүче бер ханым ике тәүлек буена бозавын эзләп йөрде. Авылның һәр квадрат метрын карап чыккан. Күрше авыл көтүенә кушылмады микән дип, тирә-як авылларны да урап кайткан. Аяклары сызлый аның, аксаклап йөри. Шул көенчә эзләгән. Мал гына түгел, җан да бит инде ул үзең асраган бозау. Акчаң төшеп калса да, ул кадәр үк кыланмас идең, ә бозау ул – бөтенләй бүтән. Имгәнергә, ерткыч җанварга эләгергә, сазга батарга мөмкин.  Кызганасың бит инде. Шулай булгач, эзләмичә чараң юк. Кадерле ул. Сыер-сарыкларны да без яратып тәрбиялибез. Кадерләп үстерәбез.

Үзең үстергән бөтен нәрсә дә кадерле. Тормышыңа – ямь, күңелеңә – гамь, аяк-кулыңа дәрт өстәп торалар. Су сибеп чыксаң, хәтта түтәлләр дә синең белән сөйләшә башлагандай тоела. Рәхмәт әйтәләр, шаярышалар, очкынланып балкып китәләр. Чүп үләннәрне утап чыккач та шулай, түтәлләрдән яктылык сибелә башлый.

Шул рәвешле, үсемлекләр, җиләк-җимешләр, агачлар, йорт хайваннары белән кеше арасында якты бәйләнеш, җылылык, ягымлылык хасил була. Ярату. Табигать белән кеше арасындагы мәхәббәт. Болай дию, бәлки мәзәгрәк тоеладыр. Әллә нинди сәер бер халәт инде ул. Иртән торып чыгасың – буыннар каткан, сөякләр шыгырдый, әллә кайсы төшләрең сызлый. Ә синең моны уйлап торырга чараң юк: тавыкларың нидер өмет итеп кыткылдап йөри, казларың каңгылдаша. Җим әзерләргә, туйдырырга кирәк. Әнә бер түтәлеңә төн чыкканчы чүп чыккан. Утарга кирәк. Шулай хәрәкәтләнеп китәсең дә, тәннәрең языла, күңелең көрәя, сызланулар җәяүләп кача. Үзеңне үсемлекләргә, кош-кортка, мал-туарга яшәү көче бирүче итеп тоясың. Бер карасаң, чынлап та шулай бит инде: син аларга ризык яки бүтән нәрсәләр аша тормыш бүләк итәсең. Башкаларны яшәтергә теләү үзеңне дә яшәргә мәҗбүр итә.

Менә шул чамарак яши адәм баласы. Ул барысын да үстерә. Бөтен көчен, бөтен ихласлыгын, күңеленең бөтен нурын биреп кадерләп үстерә. Кайчагында үз-үзен дә аяп тормый. Әнә шулай итеп назлап үстерә дә ахыр чиктә тегеләрне ашый. Бәрәңгесен дә, бүтән яшелчәсен дә, җиләк җимешен дә, кош-кортын да, сыер-сарыгын да – бөтенесен дә. Берсен дә калдырмый. Адәм баласының үзе кадерләп үстергән нәрсәләрнең берсен дә ашамый калдырганы юк. Ашый. Ашамый торганнарын чүплеккә ташлый.

Кызык инде, әйеме…

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре