Газетага язылу

Теләче районының Үзәк паркында төбәкнең күренекле кешеләренең бюстлары куелган аллея ачылды

Бүген Теләче авылының үзәк мәдәният һәм ял паркында районның күренекле кешеләренең бюстлары куелган аллея ачылды. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Марат Әхмәтов Теләче районында эш сәфәрендә, анда ул социаль объектларда була һәм муниципалитетта дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән таныша.

"Теләче халкы үз районын бик яратып карый, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Зур булмаса да, республикага өч танылган җитәкче бирде. Әйе, аларның язмышы гади түгел. Аларны хәтердә тотуыгыз өчен рәхмәт. Бу аллея тагын да зурайсын. Лаеклылар бар һәм тагын да булыр дип ышанам. Теләче халкы – бик талантлы һәм хезмәт сөючән халык".

Паркта танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре – 1921-1924 елларда ТАССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы рәисе Рәүф Сабировның, 1934-1937 елларда ТАССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы рәисе Гомәр Байчуринның, ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе Сәләх Низамовның һәм ТАССРның атказанган артисты Таһирга Якуповның бюстлары куелган.

Рәүф Әхмәт улы Сабиров ТАССР Үзәк Башкарма комитетын катлаулы 1921-1924 елларда җитәкли, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Ул елларда ТАССР Үзәк Башкарма комитетының төп бурычы – халык хуҗалыгын торгызу, тыныч хуҗалык төзелешенә күчү. Рәүф Сабиров – 1921 елгы ачлыктан соң язылган «Татреспублика авылы ачлыктан соң» китабы авторы. Китап фактик материалга нигезләнеп 1922 елда язылган.

Гомәр Гыйләҗетдин улы Байчурин 1934-1937 елларда ТАССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы рәисе булып эшли. Ул чорда ТАССР Конституциясенең яңа проектын эшләү башлана. 1936 елда оешкан Конституция комиссиясе, проектны эшләп, ТАССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумына аны бөтенхалык фикер алышуына чыгарырга тәкъдим итә. Ике айлык фикер алышудан, төзәтмәләр кертүдән һәм соңгы редакциядән соң, 1937 елның 25 июнендә ТАССР Советларының XI гадәттән тыш Съезды бертавыштан Конституция проектын кабул итә.

Сәләх Низамович Низамов – 1951-1959 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе.

Таһир Якупов – халык арасында танылган артист. Бүген Теләче авылында бер урам аның исемен йөртә. Ә районда ел саен Таһир Якупов иҗатына багышланган сәнгать фестивале уза.

Бүген үзәк паркта роликлы тимераякта, велосипедта һәм скейтбордта шуарга мөмкин булган памп-трек ачылды.

"Районга иң зур теләк – шулай дәвам итәргә кирәк! – диде Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда. – Теләчеләр – бик кыю, эчке бер горурлык белән, тормыш дәрте белән яши торган эшчән халык. Район икътисад, спорт, мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләрдә республикада үрнәк булып тора. Район яши һәм яңара. Биредә барлык үзгәрешләргә динамик рәвештә җавап бирәләр, иң яхшы булырга тырышалар".

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре