«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Бөтен гаилә белән сайлауга!» исемле 14 сәгатьлек республикакүләм телемарафон тәмамланды.
Туры эфир барышында ТНВ студиясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, күпбалалы гаиләләр, Россия күләмендәге фестиваль һәм конкурсларда җиңүчеләр кунак булды.
Студиягә телемарафонның төп бүләге — Sollers ST8 автомобилен откан Питрәч районыннан Абдулловлар гаиләсе килде. Туры эфирда аларга автомобиль ачкычлары тапшырылды.
Тамашачылар гаиләләрнең тормыш тарихлары белән танышудан тыш, сайлауларга кагылышлы актуаль мәгълүматлар да алды. «Республика тавышы» мәйданчыгында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм башка экспертлар чыгыш ясады.
Телемарафон дәвамында иҗат коллективлары һәм танылган артистлар тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез